Рөстәм Миңнеханов Чехия бизнесының Татарстан белән кызыксынуын әйтте

Татарстан Президенты Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Чехия бизнесы Татарстан белән хезмәттәшлеккә, шул исәптән уртак проектларны тормышка ашыруга зур кызыксыну белдерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашуда шул турыда әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.Марта Новакова һәм Чехия делегациясенең башка вәкилләре Казанга Россия – Чехия дәүләтара икътисад, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча комиссия эшендә катнашу өчен килде. Комиссия утырышы иртәгә, 7 декабрьдә, була. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге сәфәрләрнең илләр арасында хезмәттәшлекне, шул исәптән төбәкләр арасында бәйләнешләрне ныгытуга да уңай тәэсир итәчәгенә ышанычын белдерде.Татарстан Президенты Чехия җитәкчелегенә республикалар хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән башлангычлар һәм проектлар өчен рәхмәт җиткерде. Ул шулай ук Чехиягә чираттагы эшлекле сәфәр планы барлыгы турында искә алды.