Татарстан федераль бюджеттан 162 миллион сум дотация алачак

Дмитрий Медведев кушуы буенча Россиянең социаль-икътисади күрсәткечләре югары булган 20 субъекты арасында 5 миллиард сум акча бүленгән.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан ел ахырына кадәр федераль бюджеттан 162 миллион сум дотация алачак. Россиянең социаль-икътисади күрсәткечләре югары булган субъектлары арасында барлыгы 5 миллиард сум акча бүленү турындагы күрсәтмәгә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кул куйган.Уңышлы төбәкләр исемлегендә Татарстан да булганлыктан, республикага 162,114 миллион сум акча каралган. Сүз уңаеннан, 2016 елның 10 аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салымнан булмаган чыганаклардан 186,9 миллиард сум акча кергән.