Россиянең резервы 700 млрд доллар тәшкил итә – Медведев

Күп кенә Ауропа илләренә караганда, Россия икътисадында вәзгыять катлаулы, дип саный РФ Премьер-министры

  (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россия икътисадының хәле икътисади үсеш алган башка илләрдәге кебек катлаулы. Әмма күп кенә Ауропа илләренә караганда, Россия икътисадында вәзгыять катлаулы. Бу хакта бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль телеканаллар журналистларының сорауларына җавап биргәндә белдерде.
Федераль телеканалларында туры эфирда трансляцияләнә торган әңгәмә РФ Хөкүмәтенең 2013 ел эш нәтиҗәләренә багышлана.
Д.Медведев сүзләренә караганда, быел Россиядә күп кенә Ауропа илләреннән аермалы буларак үсеш бар, әмма фаразланганнан да түбән: 3,5 процент урынына 2 процент тирәсе генә. РФ да эшсезлек дәрәҗәсе үсеш алган илләргә караганда 2-3 тапкыр түбән.
Илнең резервы 700 млрд доллар чамасы тәшкил итә, дип белдерде Медведев.