Рөстәм Миңнеханов Tur Partners компаниясе делегациясе белән очрашты

Бүгенге очрашуда ТР Президенты Tur Partners җитәкчеләренә Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы хакында сөйләде

 (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Tur Partners компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда компанияне гамәлгә куючы һәм генераль директоры Ричард Дейли, директор Патрик Дейли, Tur Partners Eurasia генераль директоры Мухарбек Аушев, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Tur Partners – эре компанияләргә яңа базарларга, шул исәптә Россиягә һәм Кытайга чыгу хезмәтләре күрсәтә торган инвестицион һәм консалтинг компания. Компаниягә нигез салучы Ричард Дейли 22 ел буе Чикаго мэры вазыйфасын башкарган.
Бүгенге очрашуда ТР Президенты Tur Partners җитәкчеләренә Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы хакында сөйләде.
ТР Президенты республика инвестицияләр җәлеп итүчән һәм Россия базарына уңышлы чыгу урыны буларак Tur Partners клиентларында кызыксыну уятыр дип ышана, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.