Казан вертолет заводы директоры “Ел авиатөзүчесе - 2012” конкурсында җиңү яулады

Вадим Лигай “Авиация сәнәгате үсешенә шәхси өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңгән

(Казан, 6 декабрь, Татар-информ»). “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай “Ел авиатөзүчесе - 2012” конкурсының “Авиация сәнәгате үсешенә шәхси өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңгән.

Кичә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтте. Җиңүчеләргә бүләкләрне конкурска нигез салучылар: “Авиаҗитештерүчеләр берлеге”, “УК “ОДК” ААҖ, "АКБ “Новикомбанк” ЯАҖ, “Россия вертолетлары” ААҖ вәкилләре тапшырды.

“Һөнәри конкурсларда катнашу – бер яки берничә уртак тармакларда берләшкән эре предприятиеләр багланышының мөһим элементы”, - диде “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай.

“Ел авиатөзүчесе” конкурсы беренче тапкыр уздырылды. Ул 2011 нче ел ахырында фәнни, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә зур нәтиҗәләргә ирешкән авиация сәнәгате предприятиесе коллективларын иҗтимагый стимуллаштыру системасын үстерү өчен булдырылган.

Конкурста Россиянең 30 төбәгеннән 116 компания һәм физик затлар – Россия авиатөзелеше вәкилләре катнашты.

Безнең ил вертолет төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм зур күрсәткечләргә ирешкән өчен, Вадим Лигайга РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы тарафыннан “Мактаулы авиатөзүче” исеме бирелгән булган.