Чаллының «КАМАЗ» заводында роботлар эшләячәк

2025 елда компаниядә 360ка якын робот эшләячәк, тагын биш елдан алар 660ка җитәр дип планлаштырыла.

(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»).«КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятендә машина җыюның барлык процессларына роботлар кертергә җыеналар.

Бүгенге көндә автогигантта 155 KUKA роботы файдаланыла инде. 2025 елда компаниядә 360ка якын робот эшләячәк, тагын биш елдан алар 660ка җитәр дип планлаштырыла.