Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына акчаларын кайтара башлый

314 млн сум күләмендәге беренче ярдәм акчасы фонд хисабына “Татэнерго” һәм “Челтәр компаниясе”ннән күчкән.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына акчаларын 1 ноябрьдән түли башлый, дип хәбәр итә фонд матбугат хезмәте.

Хәбәрдә беренче ярдәм акчасы - 314 млн сум фонд хисабына “Татэнерго” һәм “Челтәр компаниясе”ннән күчүе билгеләп үтелгән. Республика ярдәм фонды беренче этапта банк кредиторлары таләпләре реестрының өченче чираты юридик затларына ярдәм итәргә карар кылган.

Моннан тыш, фонд түләүләрне аз суммадан башлап зур суммага таба башкару вариантын карый. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кредиторларының реестрга кертелүе – ярдәм итә алуда төп фактор булып тора.