Олег Пелевин: Татарстан икътисады үсеше Россия күрсәткечләреннән быел да югарырак булачак

Республика икътисад министры урынбасары депутатларны төбәкнең икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Татарстан Республикасы икътисадында, узган елгы кебек үк, быел да үсеш күзәтелә. Төбәк икътисади күрсәткечләре, гадәттәгечә, гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак, дип бәяләде бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр комитеты утырышында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча, төбәк тулаем продукты 103, 6 процент тәшкил иткән.

«Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать һәм сәүдә кертә. Узган ел сәнәгать җитештерү индексы 103,1 процент булган, файдалы казылмаларны чыгару 2-3 процентка арткан», - диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, быел җитештерү индексының күләме 102,4 процент булыр дип фаразлана. Җитештерелгән продукция күләме 2 трл 148 млн сум булыр дип көтелә.

Олег Пелевин агымдагы елның дүртенче кварталында республикада берничә сәнәгать объектлары эшли башлаячагын да билгеләп үтте. Бу исә, үз чиратында, 2018 елда республиканың бюджет кертемен арттырачак.