2021 елда Татарстанда җитештерү күләме арттырылачак продукция мәгълүм булды — исемлек

2021 елга эшкәртү промышленносте күләме 71,4 процентка кадәр артачак, ди республика икътисад министрлыгы.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 2018 елда сәнәгать индексы - 105,7 процент, 2019 елд - 103,2 процент, 2020 елда - 102,9 процент, 2021 елда 102,4 процент булыр дип көтелә. Бу фаразларны бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин депутатларга җиткерде.

Аның сүзләренчә, 2021 елга эшкәртү промышленносте күләме 71,4 процентка кадәр артачак. 2021 елга Татарстанда нефть продуктларын, автотранспортны, азык-төлек продукциясен, пластмасс әйберләрен җитештерүне арттыру планлаштырыла.