Йомырка кыйммәтләнүен дәвам итә

Хәзер аның дистәсе өчен кулланучыга уртача 35 сум түләргә туры килә

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе узган атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр үзгәрешен хәбәр итте. Аннан күренгәнчә, яшелчәләр арасыннан бәрәңге, кәбестә һәм башлы суган азрак кыйммәтләнгән. “Икенче икмәк”нең килосы уртача 20 сум 91 тиеннән, кәбестә-23 сум 50 тиеннән, башлы суган -19 сум 50 тиеннән сатылган. Алма да 2,5 процентка кыйммәтләнеп, килограммы уртача 39 сум 47 тиеннән тәкъдим ителгән. Ә менә кишер беркадәр арзанаеп, аның килосы уртача 26 сум торган.
Башка төр продуктлар арасыннан, йомырка бәясенең “өскә үрмәләве” дәвам итә. Хәзер аның дистәсе өчен кулланучыга уртача 35 сум түләргә туры килә. Көнбагыш мае -2, каймак -1,1, атланмай, майлы эремчек, тары ярмасы 0,4-0,8 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта шикәр комы 1,2 процентка, пастеризацияләнгән сөт -1,1, туңдырылган балык һәм дөге ярмасы 0,5-0,6 процентка арзаная төшкән. Шикәр комының килосы уртача 35 сум 97 тиеннән, пастеризацияләнгән сөтнең литры 23 сум 54 тиеннән, дөге ярмасының килосы уртача 36 сум 28 тиеннән сатылган.
Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары белән чагыштырганда, Казанда сыер ите, каймак, стерильләштерелгән сөт, карабодай ярмасы, бәрәңге, кишер, алмага –түбән, атланмай һәм көнбагыш маена, пастеризацияләнгән сөткә, 1-2 сортлы бодай оныннан пешерелгән ипигә, тары ярмасына уртача бәяләр саклана.