Казан моторлар җитештерү берләшмәсе Казакъстанда узучы Халыкара күргәзмәдә катнаша

Татарстан предприятиесе күргәзмәдә газ чыгару тармагы өчен эшләнгән үз продукциясен тәкъдим итә

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 6-9 октябрь көннәрендә “Казан моторлар җитештерү берләшмәсе” ААҖ Казакъстанда (Алматы) узучы 18 нче Казакъстан Халыкара күргәзмәсендә һәм “Нефть һәм газ” дигән конференциядә катнаша.
Татарстан предприятиесе күргәзмәдә газ чыгару тармагы өчен эшләнгән үз продукциясен (НК-16СТ, НК-16-18-СТ, НК-38СТ газ-турбина двигательләре, газ суырту агрегаты) тәкъдим итә. Предприятие вәкилләре күргәзмә кысаларында җиһазлар китерү буенча эшлекле партнерлар һәм потенциаль заказчылар белән алдагы хезмәттәшлеккә кагылышлы берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Урта Азиянең нефть-газ базары - Казан моторлар җитештерү берләшмәсе өчен перспектив юнәлешләрнең берсе.
Ел саен үткәрелә торган “Нефть һәм газ” Казакъстан Халыкара күргәзмәсе бүгенге көндә иң абруйлы Халыкара тармак форумнарыннан берсе санала. Күргәзмәдә Казакъстан, Россия, БДБ һәм ерак чит илләрнең нефть һәм газ сәнәгате өчен җиһазлар җитештерүче әйдәп баручы предприятиеләре катнаша.