Алексей Песошин Татарстан халкын Финансчылар көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры республика белгечләренең югары профессиональлеге, намуслы һәм тәртипле булуы белән аерылып торуын әйтте.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Финансчы көне уңаеннан тантаналы чара Галиәскәр Камал исемендәге театрда узды.«Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык финансчыларын, һәм, әлбәттә, Финанс министрлыгы һәм җирле финанс органнары коллективларын, шулай ук финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!» - диде Песошин.Аның сүзләренчә, хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсеше, социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү аның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле.«Бүген финанслар белән дөрес идарә итү — ул акчаларны туплау гына түгел, беренче чиратта, аларны гомуми эш өчен бүлә белү. Бу мөһим бурыч сездән, финансчылардан, югары профессиональлек, намуслылык таләп итә. Алга таба да сез бу сыйфатлар белән аерылып торырсыз, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә зур өлеш кертерсез дип ышанам», — диде Татарстан Премьер-министры.Песошин шулай ук республиканың алдынгы финансчыларына бүләкләр тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын Татарстан Финанс министрлыгы ветераны Разия Канеева, «Дуслык» орденын министрлыкның тагын бер ветераны - Халидә Гаделшина алды.Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исемнәрен, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.