Иртәгә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты семинар үткәрә

Семинар барышында алынган белемнәр белгечләргә һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларда катнашу мәсьәләсе буенча семинар уздыра.

Республиканың товар җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән һәм сатып алуларда катнашучыларның белем дәрәҗәсен, һөнәри күнекмәләрен арттыру максатларында, ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты карамагындагы “Татарстан Республикасының сатып алулар үсеше үзәге” дәүләт унитар предприятиесе оешма белгечләре – кече эшмәкәрлек субъектлары, инвалидлар оешмалары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм республиканың товар җитештерүчеләре өчен семинар үткәрә. Ул аерым юридик затларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларда катнашу мәсьәләсенә багышлана.
 

Уздырылган сатып алуларга анализдан күренгәнчә, сатып алуларда катнашучыларның заявкаларын кире кагу, күп очракта, сатып алуларда катнашучылар тарафыннан документларны рәсмиләштергәндә җибәрелә торган хаталар аркасында була. Семинар барышында алынган белемнәр белгечләргә һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
 

7 нче июльдә узачак семинарда катнашу – бушлай. Чараны үткәрү урыны турында мәгълүмат ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтында “Яңалыклар” бүлегендә урнаштырылачак, дип хәбәр ителә ТР Икътисад министрлыгы сайтында.