Грециядәге референдум нәтиҗәләрендә, нефтьнең бер барреле 60 доллардан түбәнәйгән

Туган шушы вәзгыять хакында фикер алышу өчен 7 июльгә еврозона илләре саммитын үткәрү ниятләнгән

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Грециядәге референдум нәтиҗәләрендә "Brent" нефтенең бер барреле апрельдән башлап беренче тапкыр 60 доллардан түбән төшкән, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Греция Эчке эшләр министрлыгы барлык участокларда бюллетеньнәрне санау нәтиҗәләре буенча хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне узган референдумда тавыш бирүчеләрнең 61,31 проценты халыкара кредиторларның тәкъдимнәренә “юк” дип җавап биргән, ә 38,69 проценты хуплаган. Туган шушы вәзгыять хакында фикер алышу өчен 7 июльгә еврозона илләре саммитын үткәрү ниятләнгән, дип белдерә “Интерфакс”.

Шуңа бәйле рәвештә, бүген иртән Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә август фьючерслары барреле 59,55 доллардан сатыла, бу алдагы аукционнар ябылгандагы дәрәҗәдән 0,77 долларга (1,28 процентка) кимрәк.

Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX) электрон сатуларда "WTI" нефтенә августка фьючерслар бәясе барреле 2,15 долларга (3,78 процентка) – 54,78 долларга кадәр төшкән.