Татарстанда яшәү минимумыннан түбәнрәк эш хакы алучы хезмәткәрләр саны арта

Татарстан Республикасы буенча эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 13850 сум тәшкил иткән
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Бүген ТР Хөкүмәтендә тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм табышларны легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең видеоконференция режимындагы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов алып барды.
Республика комиссиясенең 2008 елның 5 ае эчендә башкарылаган эше хакындагы доклад белән Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТРдагы Территориаль идарәсе җитәкчесе – ТР Социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, апрель аенда Татарстан Республикасы буенча зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 13850 сум тәшкил иткән, бу уртача Россия дәрәҗәсенең 90 процентына тәңгәл килә.
Статистика мәгълүматлары буенча, хезмәт хакы үсү темпы узган ел белән чагыштырганда 131,5 процент тәшкил иткән. Кече эшмәкәрлек субъектларын исәпкә алып, уртча хезмәт хакы - 14231 сум, хезмәт хакы үсү темпы 133 процент тәшкил иткән. “Шул темпларга бәйле рәвештә агымдагы елның февраль һәм март айларында без Идел буе федераль округында беренче урынны алдык”, - дип өстәде В.Кандилов.
Статистика ведомствосы башлыгы билгеләп узганча, ел башыннан алып яшәү минимумыннан түбәнрәк булган хезмәт хакы түләүче предприятиеләр саны 176дан 93кә, ә минималь кулланучылар бюджетыннан кимрәк булган эш хакы түләүчеләр 1597дән 1176га калган.
“Узган елның октябрь аенда 81123 кеше яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы ала иде, агымдагы елның апрель аенда аларның саны 119853кә җитте: республика буенча 7,1 процент иде, 10,5 процент булды. Вәзгыять начарланган. Эш хакын предприятиеләр түгел, ә хезмәткәрләр ала, статистик мәгълүматлар кеше санына карап булырга тиеш”, - дип шәрехләп узды Равил Моратов.
Ә территориаль ведомствоара комиссияләргә килгәндә, В.Кандилов сүзләренә караганда, шәһәрләр арасында - Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, составында шәһәр һәм авыл җирлекләре булган муниципаль берәмлекләр арасында - Саба, ә авыл җирлекләре арасында Яңа Чишмә районы әйдәп бара.
Комиссия утырышы барышында үз төркемнәре буенча иң соңгы урыннарда булган Аксубай, Чүпрәле, Мөслим һәм Чистай районнары территориаль комиссияләре җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
“Күпкә тирәнрәк аналитик исәп-хисап булырга тиеш. Дәүләтнең төп функциясе - социаль куркынычсызлык тәэмин итү. Әлегә нәтиҗәләр күңелсез, районнар хезмәт хакларын яшәү минимумы һәм минималь кулланучылар бюджеты буенча хезмәт хакларын индексацияләмәгән. Уртача хезмәт хакы үсеше темплары югары, шул ук вакытта яшәү минимумы һәм минималь кулланучылар бюджетыннан кимрәк хезмәт хакы алучылар саны арта бара”, - дип ассызыклады Р.Моратов.
“Бөтен предприятиеләрнең дә хезмәт хакларны арттыру өчен финанс чыганаклары бар. Бары принципиаль якын килү һәм комиссияләрнең принципиаль эшләве генә кирәк. Агымдагы елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алучыларны бетерергә, ә ел азагына минималь кулланучылар бюджетына чыгарга кирәк”, - дигән бурыч куйды Равил Моратов.