“Түбән Кама Шина” җитди чит ил партнерын табарга тиеш, дип саный Р.Миңнеханов

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Шина” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Шина” ААҖ акционерларының еллык уртак җыелышында катнашты. Җыелышта предприятиенең 2007 елда башкарган эшенә йомгак ясалды.
“Түбән Кама Шина” ААҖ генераль директоры Радик Ильясов узган елда компания эшчәнлегенә багышланган доклад белән чыгыш ясады. 2007 елда компаниянең җитештерү күләме 12,4 миллион шина тәшкил иткән, ягъни бу бер ел элек булган күрсәткечтән 208 меңгә күбрәк дигән сүз. Йөк машиналары шиналары – 4,6 миллион данә, җиңел машиналарныкы – 7,5 миллион, шул исәптән “Пирелли” компаниясе технологиясе буенча “Кама-евро” шиналары 1,6 миллион данә җитештерелгән. Соңгыларының җитештерү күләме 2007 елда 50 процентка арткан.
Быел компания массакүләм шиналар заводының шина производствосын үстерү буенча инвестиция программасын сафка бастыра. 2008 елдан 2010 елга кадәр бу заводның гамәлдәге производствосында “Пирелли” итальян компаниясе технологияләрен гамәлгә кертү, шулай ук “Кама-евро” шиналарын җитештерү күләмен арттыру ниятләнә. Проектның бәясе 1,7 миллиард сум тәшкил итә.
“Түбән Кама Шина” ААҖ базасында гамәлгә ашырыла торган тагын бер эре проект йөк автомобильләре өчен тоташ металл кордлы шиналар заводы төзелеше булачак. Төзелешнең һәм алдынгы производствоны җиһазландыруның гомум бәясе – 14 миллиард сум. 2009 елның мартыннан биредә “Continental” компаниясе технологиясе буенча һәм җиһазларында йөк һәм җиңел машиналарның һәркайсы өчен 1,2 миллион шина җитештерелер дип көтелә.
2007 елның нәтиҗәләре буенча, компаниянең капиталлашуы 2,1 миллиард сум тәшкил иткән. Узган ел компаниядә керем булмаган, ә чыгымнар, акционерлар раслаган бухгалтер хисабы нигезендә, 34,5 миллион сум тәшкил иткән. Шул уңайдан җыелышта 2007 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәскә дигән карар кабул ителде.
“Түбән Кама Шина” ААҖ Директорлар советы рәисе – “Татнефть” ААҖ президенты Шәфәгать Тәһаутдинов компаниянең социаль сәясәткә биргән зур игътибарын ассызыклады. 3 елда социаль ипотека буенча предприятие хезмәткәрләренә 360 фатир бирелгән, өстәвенә, торак бәясенең 30 проценты күләмендә башлангыч взносны предприятие түләгән. Ш.Тәһаутдинов билгеләп үткәнчә, Дәүләт торак фондына “Түбән Кама Шина” ААҖ үзе керткән взнослар хисабына гына социаль ипотека буенча хезмәткәрләргә бирелгән фатирлар саны хәзергедән өч мәртәбә азрак булыр иде. “Түбән Кама Шина” хезмәткәрләре фатирларны “Татнефть” түләүләре хисабына ала, - диде компаниянең директорлар советы рәисе. – Әмма нефтьчеләргә караганда, шина җитештерүчеләрнең чираты зуррак”.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, үз чиратында, 2007 елның декабреннән предприятиедә минималь кулланучылар бюджетыннан түбәнрәк хезмәт хакы алган эшчеләрнең булмавына игътибар юнәлтте. “Түбәнкамалылар исеменнән “Түбән Кама Шина” ААҖнең баш акционеры – “Татнефть” ААҖ һәм республика җитәкчелегенә заводка күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт әйтәсе килә, - диде А.Метшин. – Предприятиенең киләчәге якты булыр дип ышанам”.
“Татнефть”нең “Түбән Кама Шина”ның стратегик партнерына әйләнгән чорны хәтерлим әле, - дип башлады үз чыгышын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Мин Хөкүмәттә эшли башлаганда, аңлаешсыз чор һәм предприятиедәге вәзгыять бик катлаулы иде. Бурычлар, чимал белән тәэмин итү буенча сораулар бар иде. Мин предприятиегә стратегик партнер табарга булдым, һәм “Татнефть”не сайладык. Инвестицияләрдән башка сезнең продукция заманча таләпләргә бүтән җавап бирә алмый иде, ә хәзер сездә бөтенләй башка предприятие, аның бурычлары һәм мөмкинлекләре дә үзгә. Алар арасында “Пирелли” фирмасы белән проектлар, заманча резина ясау цехы бар, ә бүген күргән тоташ металл кордлы шиналар заводына Россиядә тиңнәр юк”.
“Бүген предприятие өчен иң мөһиме – көндәшлеккә сәләтлелек, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. – Базар таләпләренә җавап бирмисең икән, синең продукция беркемгә дә кирәк түгел. Узган ел сез чыгарган 12,4 миллион шинага ихтыяҗ бар, әмма кирәкле вакытта кирәкле җирдә булу өчен сезгә автомобиль һәм трактор сәнәгате үсеше стратегиясен күзәтеп барырга кирәк”. Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеген инновацион продукция җитештерүгә зуррак игътибар бирергә өндәде. “Кызганычка күрә, бүген предприятиенең үз фәнни базасы юк. Яңа фәнни-тикшеренү үзәге төзү бик кыйммәткә һәм озакка төшәчәк, шуңа күрә без әйдәп баручы компанияләрдә булган проектларны кулланырга тиеш, - дип белдерде Премьер-министр. – Дөньяга танылган компанияләрен җәлеп итү зарур. Мин бу юнәлештә эш алып барылуын беләм. Проблема акчага түгел, ә бәлки брендка, инновацион продукты булган партнерга кайтып кала”.
Татарстан Премьер-министры шулай ук “Түбән Кама Шина” продукциясен сату мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. “Минемчә, без икенчел базар белән артык мавыктык, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы. – Ул, әлбәттә, бик зур, сатулар бәясе дә югары, әмма хәзер илебездә автомобиль тармагының ничек үскәнен күрәсездер. “АвтоВАЗ” миллионнан артык машина чыгарды, Россиядә дөнья компанияләре үз предприятиеләрен ача. Киләсе 3 елда “Северсталь-авто” үз куәтен – 300 мең, 3-4 елдан “Камаз” 100 мең машинага кадәр җиткерәчәк. Яңа сегментлар пәйда була, стратегик планда бу мәйданны без алырга тиеш. Икенчел базардагы эшебез беренчел комплектация базарында ничек тәкъдим ителүебезгә бәйле булачак. Моннан тыш, икенчел базардагы уңай климат мәңгелек түгел. Шуңа күрә продукция җибәрә торган нигез партнерлар – “Северсталь-авто”, “КАМАЗ”, Тольятти булырга тиеш. Республика җитәкчелеге һәм Премьер-министр буларак шәхсән үзем, продукциябезне тәкъдим итү өчен административ ресурсны кулланырга әзер, чөнки ул көндәшлеккә ия”.
Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Шина”ның көндәшләренең активлыгы үсә баруына игътибар юнәлтте. Премьер-министр сүзләренчә, “Амтел” һәм “Сибур” компанияләре актив үсә. Моннан тыш, “Ростехнология” дәүләт корпорациясе Россиядә яңа шина заводлары төзергә ниятли. “Моннан куркырга кирәкми. Үз урынын беренче булып тапкан предприятие отачак”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Хөкүмәт башлыгы “Түбән Кама Шина” компаниясенең социаль проектларын хуплады. “Һәрхәлдә, барлык заманча станокларда кешеләр эшләячәк, ә кешеләр югары дәрәҗәдә профессионаллар булырга тиеш”.
Акционерлар җыелышында “Түбән Кама Шина” ААҖ Директорлар советы сайланды. Ул үзен элеккеге составын саклап калды. ТР Премьер-министры тәкъдиме буенча, Директорлар советы әгъзалары рәис вазифасына Шәфәгать Тәһаутдиновны раслады.