Татарстанның Апас районында эре кирпеч заводы төзелә

Татарстанның Апас районында эре кирпеч заводы төзелә

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Татарстанның Апас районы Каратун тимер юл станциясеннән ерак түгел елына 60 миллион кирпеч чыгаруны күздә тоткан кирпеч заводы төзелә башлады. Хәзерге вакытта мәйданчыкта җир эшләре тәмамланган диярлек, төзүчеләр модуль корылмаларын торгызуга керешә.

“Татар-информ” агентлыгына төзелешнең заказчысы, инвесторы һәм генераль подрядчысы “Стройсервис” ҖЧҖ вәкилләре (Казан) хәбәр иткәнчә, заводның проект куәтенә чыгу 2009 елның июненә планлаштырылган. Ел саен предприятиедә 20 миллион данә кирпеч һәм 40 миллион шартлы берәмлек кирпеч күләмендә стена блоклары чыгарылачак. Проект җирле чималдан сыйфатлы төзелеш материаллары җитештерергә мөмкинлек бирүче “LINGL” алман линиясен урнаштыруны күздә тота.

Бизнес-план нигезендә, “Стройсервис” ҖЧҖнең яңа производствога 1064 миллион сум акча салыначак. Фирма моның өчен кредит ресурсларын да җәлеп итәргә ниятли. Сатудан кергән табыш – 480 миллион, чиста керем елына 90 миллион сум күләмендә планлаштырылган. Апас районында завод ачылу белән 100 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.