Хәнифов республиканың төзелеш тармагын саклаудагы ярдәме турында әйтте

Республиканың Төзелеш министрлыгында киләчәккә кагылышлы шөбһәле билгеләр күрмиләр.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Пандемия чорында Татарстан хакимиятенең ярдәме төзелеш тармагы позицияләрен саклауда зур роль уйнады. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән онлайн-конференциядә белдерде.

«Коронавирус һәм нефтькә бәяләр төшү, әлбәттә, ярдәм булмаса бездә авыр чагылыр иде. Россиянең сирәк субъекты 50дән артык программасы белән мактана ала. Бу ярдәмне, әлбәттә, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый», — диде ул.

Бүгенге көндә республикада объектлар төзү буенча федераль, илкүләм һәм региональ проектларның синхрон эше саклана. «Бернинди шөбһәле билгеләр дә күрмим», — диде министр.