"Brent" маркалы нефть бәясе 45 долларга кадәр төште

Канада компанияләре, урманнарда янгын чыгу сәбәпле, нефть чыгаруны киметте

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). Кичә нефть бәясе 1,5 процентка артса, Канада компанияләре, урманнарда янгын чыгу сәбәпле, нефть чыгаруны киметү фонында бүген бәя әкренәп төшә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә июль фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.00 гә барреле 44,63 долларга кадәр төшкән. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) сатуларында "WTI" нефтенә июнь аена фьючерслар котировкасы әлеге вакытка барреле 43,82 долларга кадәр кимегән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Канада компанияләре, Альберта провинциясендә урман янгыннары нәтиҗәсендә, нефть чыгаруны тәүлегенә 475 баррельга киметкән. Бу төбәктәге табышның гомуми күләменең биштән бер өлеше. Башка бәяләүләр буенча кимү 1 млн баррель тәшкил итәргә мөмкин.