“Химград” технополисы Казанда заманча композицион материаллар җитештерү мәйданы булачак

Бу хакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов рәислегендә авиатөзелештә нанотехнологияләр куллану мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәдә сүз булды
(Казан, 6 май, “Татар-информ”). ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов рәислегендә авиатөзелештә нанотехнологияләр куллану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе фәнни-техник советы әгъзасы, “Яңа углерод материаллары һәм технологияләр институты” ЯАҖ генераль директоры Виктор Авдеев катнашты, дип хәбәр итә ТР Минастрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Борис Павлов сүзләренә караганда, республиканың авиатөзелеш һәм нефть химиясе өлкәләрендәге мөмкинлекләрен “Роснанотех” гамәлгә ашыра торган проектларда файдалану яңа сәнәгать производстволары, яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, Татарстан икътисадының көндәшлеккә сәләтен ныгытырга, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин булачак. Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанда нефтехимия өлкәсендә заманча полимер материаллар производствосын оештыру һәм урнаштыру, аларны авиатөзелеш һ.б. тармакларда файдалану мөмкинлекләре хакында сөйләшкән.

Билгеле булганча, 4-5 май көннәрендә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе делегациясе Татарстанда эш сәфәрендә булды. Визитның максаты – биредә авиатөзелеш өчен аз тонналы заманча полимер материаллар, мономерлар, махсус җилемнәр, югары молекулалы полиэтилен җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү иде. Делегация әгъзалары “Химград” технополисында, “Казан оргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”, “КНИАТ” ААҖ, “МВЕН фирмасы” ҖЧҖ, КДТУ ның Композицион материаллар үзәгендә булды.

Виктор Авдеев киңәшмәдә билгеләп узганча, яңа полимер материаллар производствосын кертү, сынау һәм сертификация уздыру өчен Татарстанның мөмкинлекләре зур. “Наномодификацияләнгән углерод һәм минераль җепселләр нигезендә препрегны (пыяла тукыма) сәнәгый җитештерүне оештыру” проекты 7 апрельдә “Роснанотех” Күзәтүчеләр советының уңай бәяләмәсен алган. Әлеге проектны гамәлгә ашыру турында Килешү дә имзаланган. Республикадагы “МВЕН”, “КНИАТ” җәмгыятьләрен һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын шушы проектны тормышка ашыруга җәлеп итү мөмкинлеге карала. Татарстанның “ТР наноиндустрия тармаклары өчен белгечләр әзерләү” дигән мәгариф проекты “Роснанотех” җитәкчесе Анатолий Чубайста зур кызыксыну уяткан иде. Хәзер бу проектны Мәскәү, Самара һәм Казанда гамәлгә ашыру турында сүз бара.

Казанда узган киңәшмәдә “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында уртак эшчәнлекне дәвам итү, яңа полимер материаллар җитештерү хакында килешенгән. Киңәшмә соңында имзаланган беркетмәдә, аерым алганда, “Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ базасында нанокомпозит материалдан самолет канаты җитештерү буенча яңа предприятие ачу күздә тотыла. Әлеге производство 400 яңа эш урыны булдыруга юл ачарга тиеш. Ә заманча композицион материаллар производствосын оештыру өчен җитештерү мәйданы итеп “Химград” технополисы сайланган.