Татарстанда «Казан Экспо» мәйданының бер өлешен шәхси кулларга тапшыру каралачак

Талия Миңнуллина сүзләренчә, күргәзмә биналарының бер өлешен югары уку йортларына тапшыру ихтималы бар.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Казан Экспо» мәйданының бер өлешен шәхси кулларга тапшыру каралачагын әйтте.

«Казан Экспо» мәйданнары зур һәм аның чыгымнары тулысынча акланмаячагы баштан ук аңлашыла иде. Шуңа күрә без хәзер бу мәйданнарны киметү һәм аларны акрынлап коммерцияләштерү турында карар кабул итәбез. Аңлашыла, аларның бер өлеше күргәзмәләр өчен калачак. Зур концерт залы да кала», — диде Талия Миңнуллина.

Мәйданның бер өлеше медицина җиһазлары һәм фармацевтика препаратлары җитештерүне үстерү өчен «Татарстан Республикасы фармацевтика медицина полисы» оешмасына тапшырылган. Спикер сүзләренчә, күргәзмә биналарының бер өлешен югары уку йортларына тапшыру идеясе бар.

«Бу объект әлегә субсидияләнә. Идел буе федераль округында „Казан Экспо“ эксплуатациягә кертелү белән конгресс-күргәзмә мәйданы ике мәртәбә артты. Аңлашыла, мондый чорда чаралар гомумән узмады һәм объект тик торды. Быелның февралендә без анда беренче күргәзмәне уздырдык, бу елга инде ул чараларга бай», — диде Талия Миңнуллина.

Киләчәктә «Казан Экспо»ны дөнья күргәзмә үзәкләренең гомуми системасына кертеп, чаралар алмашуны оештыру бурычы куелган.