Миңнеханов һәм Бокарев Казан метросында пилотсыз хәрәкәт проекты хакында фикер алышты

Очрашуда проектның 2020-2025 елларга исәпләнгән юл картасын һәм аны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнарны тикшерделәр.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт проекты хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанны «Трансмашхолдинг» АҖ белән күптәнге эшлекле элемтәләр бәйли: республикада әлеге холдинг җитештергән метро, электр поездлары, рельс автобуслары һәм трамвайлары файдаланыла.

Хәзерге вакытта Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыру буенча планлы эш алып барыла. Проект хакында фикер алышу һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, «ТМХ» АҖ, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы белгечләреннән торган эшче төркем оештырылган.

Очрашуда пилотсыз метро проектының 2020-2025 елларга исәпләнгән юл картасын һәм аны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнарны тикшерделәр.

Андрей Бокарев Россиядә беренче пилотсыз метро проектын булдыруга юнәлдерелгән техник биремнәр хакында фикер алышуның әһәмиятен искәртте. Аның сүзләренчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Иннополис һәм башка кызыксынган ведомстволарның белгечләре белән нәтиҗәле эш алып барыла.