Мөхәммәтшин илкүләм проектлар акчасын куллануны катгый контрольдә тотарга өндәде

2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 69 млрд сум акча җибәрү планлаштырыла, шуларның 43,7 млрд сумы — федераль акчалар.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаны файдалануга карата халык һәм партия катгый контроле урнаштырырга өндәде. Бу хакта парламент башлыгы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларга җитди игътибар бирә — бу бөтен илгә һәм Татарстанга тәкъдим ителгән уникаль мөмкинлек. Элек көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен мондый акча юк иде. Безнең бурыч — илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда лидерлар булу, һәм әлегә без моңа ирешәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру — ул «территорияләрне яңарту, тормышның кайбер юнәлешләрен яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен уникаль мөмкинлек».

«Илкүләм проектлар темасы бүген беренче урында тора. Ул теләсә кайсы дәүләт яки муниципаль хакимиятнең һәр җитәкчесенең көн тәртибендә булырга һәм һәрвакыт контрольдә булырга тиеш, — диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 69 млрд сум юнәлдерү планлаштырылуын искәртте, шуларның 43,7 млрд сумы — федераль акчалар.

Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум тотылачак. Республика 11 илкүләм проектта катнаша, алар кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылачак.