Алексей Песошин Татарстанда тыюлыклар фонды өчен үсеш программасын эшләргә чакырды

2019 елда республикада законсыз төзелеш һәм тыелган урыннарда казылмалар табышы буенча контроль көчәйтеләчәк.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда тыюлыклары фондын саклау һәм аның үсеше өчен озак вакытлы программа эшләргә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты йомгаклау утырышында шундый бурыч куйды.

Бай һәм төрле табигать Татарстанның уникаль мирасы булып тора, диде ул. Татарстанның Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының төп бурычы – бу байлыкны саклау һәм арттыру. Татарстанда яшәүчеләр тормышы өчен имин мохит уникаль табигать территорияләре исәбенә булдырыла.

Алексей Песошин сүзләренчә, 2018 елда муниципаль берәмлекләр белән хакимиятнең федераль органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеге республика биоресурслары өлкәсендә куелган барлык бурычларны да хәл итте диярлек. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.

«Республиканың тыюлык фондын үстерү һәм саклау буенча озак вакытлы максатчан программа эшләргә кирәк. Ул аеруча сакланыла торган табигать территорияләре мәйданнарын арттыру мәсьәләләреннән тыш, тыюлык фондын карап тоту, шулай ук яшь буынга экология турында мәгълүмат бирү мәсьәләләрен дә кайгыртырга тиеш», — диде Татарстан Премьер-министры.

Ахырдан Алексей Песошин Дәүләт комитетының 2019 елга бурычларын әйтте. Алар арасында аеруча сакланыла торган табигать территорияләрендә хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтү дә бар. Ул законсыз төзелеш алып баруны, файдалы казылмаларны үзләштерүне һәм торак төзелешен ачыклау дигән сүз.