Рөстәм Миңнеханов: “Бездә файдалы гамәлләр коэффициенты 9 процент кына, паравозныкы кебек”

ТР Президенты, республикада инвесторлар җәлеп итү эшләре җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел, дип саный

  (Казан, 6 март, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Чит ил инвестицияләре күләмен арттыру, инвестор-илләр даирәсен киңәйтү, республикага, эре инвесторлардан тыш, кече һәм урта бизнес инвесторларын да җәлеп итү зарур.

Бүген Рөстәм Миңнеханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының  "Invest in Tatarstan" инвестицион форум кысаларында узган коллегиясендә шундый бурычлар куйды.

Утырышта шулай ук “Инвестируйте в Россию” илкүләм инвестицион агентлыгы башкарма директоры Юрий Войцеховский, Бөтендөнья инвестицион агентлыклар башкарма директоры Карлос Бронзатто катнашты.

Коллегиядә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белдергәнчә, 2015 елда ТР га чит ил инвестицияләре күләмен икеләтә арттыру һәм 2 млрд долларга җиткерү, бу дәрәҗәне 2016 елда да саклау планлаштырыла.

Әлегә ТР Президенты республикада инвесторлар җәлеп итү эшләре җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел дип саный. РФ төбәкләре арасында чит ил инвестицияләре өчен көрәш көндәшлеге арта, дип ассызыклады ул. "Strategy Partners Group"  компаниясе идарәсе партнеры Александр Идрисов белдергәнчә, Татарстан инвестицияләр күләме буенча Россиядә бишенче урында, бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Калуга өлкәләреннән генә артта кала.

“Без әле күтәрелеш дәрәҗәсендә генә. Буш эшләребез күп. Файдалы гамәлләр коэффициенты бездә 9 процент кына, паравозныкы кебек. Бу ярыйсы. Иң мөһиме - ут кына сүнмәсен: анда даими рәвештә утын, иң яхшысы, ташкүмер ату зарур – күбрәк җылытачак”, - дип образлы итеп билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, чит ил инвесторлары даирәсен киңәйтү зарур.

“Бездә инвестицияләр, нигездә, - 5-6 илдән. Көньяк–Көнчыгыш Азия, Гарәп дөньясы белән җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли белмибез. Иң мөһиме – Безнең Кытай белән эшләр җайга салынмаган диярлек”, - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Татарстанга җәлеп ителә торган чит ил инвестицияләренең 85-90 проценты - эре. Аларны 10-15 эре дөньяви компания тәэмин итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кече һәм урта компанияләрне республиканың муниципаль районнарында гамәлгә куела торган индустриаль паркларга җәлеп итү зарур.

Гомумән, ТР Президенты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшен уңай бәяләде. “Бу зур эш, әмма шунда ук нәтиҗә бирмәячәк. Әлегә күп көч куела, ләкин нәтиҗә без теләгәнчә түгел. Әгәр шулай эшләчәк, 3-4 елдан бөтенләй башкача була, әмма нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк”, - диде ТР Президенты һәм бу эшкә дәүләт хакимияте, сәнәгать предприятиеләрен һәм муниципалитетларны җәлеп итү зарурлыгын ассызыклады.

«Тулаем динамика бар, ул уңай, хәзер инвестицияләр җәлеп итү эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Стратегик юнәлешләрне билгеләргә һәм эшләргә безгә», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты. 

Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов барында "Haier" Кытай компаниясе белән "Мастер" Кама индустриаль паркы арасында парк территориясендә Кытай маркалы суыткычлар һәм көнкүреш техникасы җитештерүне оештыру турындагы килешүгә имза салынды. Инвестицион проект хакы 2 миллиард сум дип бәяләнә.