"Зәй шикәре" заводы Россиядә шикәр комы җитештерүчеләр арасында иң яхшылардан танылды

Завод 2016 елда 136 мең тонна шикәр комы җитештерүгә иреште.
(Зәй, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). 2016 елда Татарстанның Зәй районында урнашкан “Зәй шикәре” акционерлык җәмгыяте икътисади күрсәткечләрен тагын да яхшыртты. Завод 136 мең тонна шикәр комы җитештерүгә иреште. Предприятие сак җитештерү ысулын отышлы кулланылышка керткән өчен “Тойота”ның бронза кубогын алуга иреште. “Зәй шикәре” предприятиесе Россия Федерациясе шикәр комы җитештерүче  предприятиеләр арасында иң яхшы дип танылды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.