Татарстан ГЛОНАСС үсеше программасына керде

Республикага яңа технологияләр үсеше өчен, федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирәчәкләр

(Мәскәү, 5 декабрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия Хөкүмәте илнең төбәкләрендә ГЛОНАСС-технологияләре үсешенә 3 миллиард сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирде, дип хәбәр итте журналистларга “ГЛОНАСС” коммерцияле булмаган партнерлык президенты Александр Гурко.

Транспорт юлларына кергән төбәкләргә аерым игътибар биреләчәк.

Өстенлекле төбәкләр исемлегенә Татарстан да керде.

Республикага куркыныч йөкләр йөртү мониторингы, ашыгыч ярдәм автомобильләрен һәм коммуналь техниканы йөртү, инженерия корылмаларын контрольдә тоту, кадастр системалары, геодезия системалары, авыл хуҗалыгы техникасы мониторингы системалары өчен өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк.

“Бу транспорт юллары төбәкләрендә навигацион-информацион технологияләрне комплекслы һәм масштаблы кертүгә мөмкинлек бирерлек проект, алга таба мондый практика башка төбәкләрдә дә таралачак”, - дип билгеләде Гурко.