Казанда бензин бәяләре төште

Ә дизель ягулыгы уртача 41 тиенгә кыйммәтләнде

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында бензин бәяләренең төшүе күзәтелә. А-76 лы (АИ-80) ягулык уртача 5 тиенгә, премиум маркалы бензин – 21, ә регуляр маркалысы 28 тиенгә арзанайган. А-76 лы бензинның литры хәзер уртача 25 сум 87 тиен тора. АИ-95 маркалы ягулыкның литры 30 сум 3 тиеннән, АИ-93,92 ле бензин – 27 сум 41 тиеннән тәкъдим ителә. Ә менә дизель ягулыгы соңгы бер атна эчендә 41 тиенгә кыйммәтләнгән. Хәзер аның бер литры өчен уртача 29 сум 70 тиен түләргә кирәк.
Идел буенда иң кыйммәтле ягулык сатылучы шәһәрләр исемлегенә соңгы бер атна үзгәреш керткән. Моңарчы округта иң кыйммәтле дизель ягулыгы Уфада сатылган булса, хәзер ул – Ижевскида. Удмуртия башкаласында әлеге төр ягулыкның литры уртача 30 сум 84 тиеннән тәкъдим ителә. Иң кыйммәтле бензин һаман да Сарански, Түбән Новгород һәм Пермьдә сатыла. Саранскида А-76 лы бензин бәясе уртача 26 сум 73 тиен. Пермьдә премиум маркалы бензин хакы 30 сум 63 тиен дәрәҗәсеннән төшми. Бәясе бераз төшүгә карамастан, регуляр маркалы бензинның иң кыйммәтлесе һаман да Түбән Новгородта – литры 27 сум 84 тиен.
Иң арзанлы ягулык сатылучы шәһәрләр исемлеге бу юлы үзгәрешсез -Саратов, Пенза,Ульяновски һәм Самара. Литры 24 сум 50 тиенлек очсызлы А-76 лы бензин – Саратовта, литры уртача 27 сум 30 тиен торган арзанлы регуляр маркалы бензин – Пензада. 29 сум 53 тиенлек арзанлы премиум маркалы бензин – Самарада, 28 сум 83 тиенлек дизель ягулыгы – Ульяновскида.