Бәрәңге белән кәбестә кыйммәтләнүен дәвам итә

Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр мониторингы моны тагын бер кат раслады

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Яшелчә кыйммәтләнүен дәвам итә. Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында бәяләр мониторингы моны тагын бер кат раслады.
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бәрәңге бәясе тагын 3 процентка арткан. Хәзер аның килосы уртача 10 сум 72 тиен тора. Кишер белән суганда да бәяләр үсеше күзәтелә. Кишернең килограммы өчен уртача 17 сум 37 тиен, суган өчен 13 сум 43 тиен түләргә кирәк.
Башка төр туклану продуктларыннан йомырка, тары ярмасы, майлы эремчек, стерильләштерелгән сөт, шикәр комы, бодай оны һәм токмач бераз кыйммәтләнгән. Йомырканың дистәсе сатып алучы янчыгын уртача 35 сум 17 тиенгә бушата. Майлы эремчекнең килосы уртача - 157 сум 86 тиен, шикәр комының килосы – 28 сум 70 тиен, бодай оны уртача 25 сум 85 тиен тора.
Идел буе федераль округы төбәкләре башкалалары белән чагыштырганда, Казанда каймак, каты сырлар, стерильләштерелгән сөткә иң түбән бәяләр саклана.