Бүген Казанда энергетика, ресурсларның нәтиҗәлелегенә багышланган мөһим чаралар башлана

“Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән ΧΙV халыкара күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге. Энергия саклау” дигән ΧΙΙI халыкара симпозиум ачыла

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы ике мөһим чара көтелә: “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән ΧΙV халыкара күргәзмә ачылачак һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге. Энергия саклау” дигән ΧΙΙΙ халыкара симпозиум узачак. Чараларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге оештыра.
Әлеге күргәзмә һәм симпозиум дистә елдан артык вакыт эчендә энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә фикерләшү, карарлар кабул итү буенча ил өчен мөһим мәйданга әйләнде.
Бүген көннең беренче яртысында “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсе кысаларында ТР Хөкүмәтенең күчмә утырышы узачак. Ул Татарстанда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча 2010-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән максатчан программаны гамәлгә ашыруга багышлана. Шушында ук “Ресурсларның нәтиҗәлелеге. Энергия саклау” республика смотр-бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. Симпозиумның “Нәтиҗәле энергетика-нәтиҗәле икътисад” дигән пленар утырышы да бүгенгә планлаштырылган.
Иртәгә программага “Сәнәгатьтә энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге” дигән конференция кертелгән.