Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, ТРда тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы, 2007 елга караганда, 19 процентка кимрәк булыр дип көтелә

Әлеге күрсәткеч буенча бүген Татарстан ил төбәкләре арасында 22 нче урында

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республика территориясендә энергия саклау өлкәсендә эшләячәк демонстратив үзәкләр төзелешенә ТР Хөкүмәте тарафыннан 10 млн сум финанслар бүленгән. Шундый үзәкләр агымдагы ел ахырына кадәр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Байлар Сабасында сафка басачак. Бу энергия, ресурсларны саклау технологияләренең кеше яшәешендәге ролен пропагандалауда мөһим эш. Әлеге демонстратив үзәкләр тәҗрибәсен алга таба Татарстанның башка шәһәр-районнарына тарату ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәтенең Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Казан ярминкәсе”ндә узган күчмә утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерде. “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узган утырышта “ТР да 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү” дигән республика максатчан программасының 2012 елда үтәлешенә йомгак ясалды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең кереш сүзендә тагын бер кат Татарстанда тулай төбәк продукты күләмен 2016 елга 2 трлн сумга җиткерү бурычы куелуын искә төшерде. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча ул 1 трлн 400 млн сум тәшкил итәр дип көтелә. “Бу мөһим бурычны энергия, ресурсларны саклау буенча системалы эштән, яңа технологияләрдән башка хәл итү кыен булачак”, -дип искәртте ул. Билгеле булганча, Татарстан энергия, ресурслар нәтиҗәлегеге өлкәсендә инде дистә елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә энергия саклауга кагылышлы ике республика программасы гамәлгә ашырылды инде. Президент искәрткәнчә, узган 12 ел вакыт эчендә тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын 47 процентка киметүгә ирешелгән. “Ил җитәкчелеге тарафыннан тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын тагын 40 процентка киметү бурычы куела. Моңа ирешү өчен мөмкинлекләр бар, шул ук вакытта яңа алымнар, технологияләр, инновацияләрнең өлеше артырга тиеш”, -дип ассызыклады республика башлыгы.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда, тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы (җитештерүгә тотылган энергия күләме) буенча бүген Татарстан ил төбәкләре арасында 22 нче урын били. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, республикада тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк булыр дип көтелә. Киләсе елда аны тагын - 2,6 процентка, ә 2020 елга - 21 процентка киметү бурычы куела. Мәгълүм булганча, сәнәгать ТТП формалаштыруга төп өлеш кертә. Республикада файдаланылган энергия ресурсларының 80 проценттан артыгы нәкъ менә сәнәгать секторына туры килә. Икътисадның барлык төп тармакларында диярлек энергия сыйдырышлылыгының кимү тенденциясе күзәтелә. Быел әлеге индикатор, узган елга караганда, 3,1 процентка кимер дип көтелә. “Химия, нефть химиясе тармакларына аеруча зур күләмдә энергия ресурслары файдаланыла. Шуңа да карамастан, тармак предприятиеләре җитештерү күләмнәрен дә арттыра бара, алдынгы заман технологияләрен куллану исәбенә энергия сыйдырышлылыкны киметүгә дә ирешә”, -ди вице-премьер. Ул республиканың күпчелек әйдәп баручы предприятиеләренең энергия аудитын тәмамлап, энергия саклау буенча комплекслы программаларын тормышка ашыруларын ассызыклады. Сәнәгать продукциясенең энергия сыйдырышлылыгын киметү буенча быел “Казан оргсинтез”, “Газпром трансгаз Казан”, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы, “КАМАЗ”, “Татнефть” ААҖ, “Союз” ТКБ иң яхшы күрсәткечләр бирә.

Татарстан сәнәгатенең энергия сыйдырышлылыгы АКШ, Япония, Европаның алга киткән илләренә караганда 2-3 тапкырга югарырак. Ә хезмәт җитештерүчәнлеге бездә аларга караганда 2-3 тапкырга түбән. “Россиянең ВТО шартларында яши башлавын исәпкә алып, безнең икътисадның көндәшлеккә сәләтен тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм сәнәгать продукциясенең энергия сыйдырышлылыгын киметү буенча зур эшләр башкарасы бар”, -ди Равил Зарипов.

Министр республиканың энергетика кластерына кергән предприятиеләрнең яңа технологияләр куллану һәм производстволарны өлешчә модернизацияләү исәбенә электр энергиясе, җылылык буенча чыгымнарны Россия буенча уртача күрсәткечтән киметүгә ирешүен искәртте. “Аерым чаралар һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 2 ел эчендә электр һәм җылылык челтәрләрендә югалтуларны якынча 6 процентка киметүгә ирешелде”,- ди ул. Шул ук вакытта министр югалтулар дәрәҗәсенең әле югары булуын таный. Электр челтәрләрендә ул 8,13 процент, җылылык челтәрләрендә 28 процентка җитә. Югалтуларга китергән төп сәбәп челтәрләрнең искерүе белән бәйле. Министр сүзләренә караганда, югалтуларны киметү буенча алда зур эшләр тора. Аларны бер процентка гына киметү дә 300 млн сумны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк икән. Әлеге мәсьәләләр “Генерация компаниясе” җитәкчесе Илшат Фәрдиев чыгышында да күтәрелде.

Равил Зарипов 2013 елда алда торган төп бурычлар арасыннан республикада бюджет өлкәсендә энергия куллануны 3 процентка киметүне атады. Мәгълүм ки, бюджет оешмаларында энергия ресурсларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү энергия саклау буенча дәүләт сәясәтендәге мөһим юнәлешләрдән санала. Энергия саклауга кагылышлы федераль закон нигезендә, бюджет өлкәсендә бу күрсәткечне ел саен 3 процентка киметү бурычы куела. 2012 ел йомгаклары буенча, федераль канунның әлеге таләбен мәгариф, мәдәният, социаль яклау, сәламәтлек саклау тармаклары үтәгән. Муниципалитетлар арасында бюджет өлкәсендәге иң яхшы күрсәткечләрне Чаллы шәһәре белән Ютазы районы биргән.

Министр үз чыгышында шулай ук быел Татарстанның энергия саклау программасына 498 млн сум күләмендә федераль акчалар җәлеп ителүенә дә тукталып үтте. Бу сумма энергия аудиты уздыруга, хисап приборлары урнаштыруга, яктырту системаларын модернизацияләүгә һ.б. тотылган.

Утырышта шулай ук БМОның тотрыклы энергетика буенча Европа икътисади комитеты рәисе Сигурд Хейберг, ЮНИДОның Россиядәге халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков һ.б. чыгышлары тыңланды.

Хөкүмәт утырышы соңында быел энергия саклау программасын үтәүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән тармаклар, территорияләр дипломнар белән билгеләп үтелде. Әлеге озак вакытлы максатчан программаны пропаганлауга зур өлеш керткән бертөркем ММЧ истәлек дипломнары тапшырылды.