Әскәр Мамин «Татнефть» шиннар заводы проектының Казахстан өчен бик мөһим булуын әйтте

Завод проекты ел саен 3 млн җиңел шин, шулай ук коммерция техникасы һәм автобуслар өчен 500 мең шин чыгаруга исәпләнгән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда Караганда өлкәсенең Саран шәһәрендә автомобиль шиннары җитештерү заводы проекты турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казахстан Хөкүмәте башлыгы эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм экспорт потенциалын үстерү өчен Казахстан Республикасында шиннар заводы төзүнең мөһимлеген искәртте», — диелә хәбәрдә.

Проектны гамәлгә ашыру турындагы инвестицион меморандум 2020 елның сентябрендә Костанай шәһәрендә Караганда өлкәсе хакиме һәм «Татнефть» җитәкчелеге тарафыннан Әскәр Мамин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында имзаланды.

Завод проекты елына 3 млн җиңел шин, шулай ук коммерция техникасы һәм автобуслар өчен 500 мең шин чыгаруга исәпләнгән. Заводта 1 меңнән артык яңа эш урыны булдырылыр, дип көтелә. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 20,5 млрд сум тәшкил итәчәк.