Икътисад министрлыгы: Халык санын алу бюджетны планлаштыру өчен кирәк

Халык санын алу барышында йорт хуҗалыклары саны, миграция, халыкның белем дәрәҗәсе, милләте турында мәгълүмат тупланачак.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов халык санын алу бюджетны планлаштыру өчен, ягъни конкрет җирлектә күпме мәктәп, бакча, хастаханә төзелергә тиешлеген исәпләү өчен кирәк икәнен аңлатты.

«Халык саны турында төгәл мәгълүмат бюджетны формалаштыру өчен кирәк. Ул мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне, фельдшер-акушерлык пунктларын, китапханәләрне, клубларны күпме һәм кайсы районда төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә һәр кешенең халык санын алуда катнашуы мөһим һәм кирәк», — диде Роман Әмирханов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан һәркем Татарстанның социаль-икътисади үсешенә үз өлешен кертәчәк.

«Халык санын алу барышында башка чыганаклардан алып булмый торган мәгълүмат җыелачак. Моңа йорт хуҗалыклары саны, миграция, халыкның белем дәрәҗәсе, милләте турындагы белешмә керә. Моннан тыш, халык санын алу гына барлык торак пунктларда күпме кеше яшәве турында ышанычлы мәгълүмат бирә ала», — диде Роман Әмирханов.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе ун елга бер тапкыр уздырыла. Ул вакыт эчендә халыкның тормыш шартлары үзгәрә. Шуңа күрә Бөтенроссия халык санын алуда һәркемнең катнашуы сорала.