Татарстанда эшчеләр забастовкага чыгарга мөмкин булган төп сәбәпләрне атадылар

Татарстанда бу хәлне чиккә кадәр җиткермәскә тырышалар, диде Елена Кузьмичева.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе хезмәт хакының тоткарлануын һәм эш урынының хезмәтне саклау нормаларына туры килмәвен эшчеләрнең эшне туктатырга хокукы булган төп сәбәпләр дип атады. Бу хакта Елена Кузьмичева «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Хезмәт хакын түләмәү, эш урыны хезмәтне саклау нормаларына туры килми, хезмәткәрнең тормышына потенциаль куркыныч бар икән — бу шулай ук эш туктатуга сәбәп була ала», - диде спикер.

«Ул Татарстанда профсоюзларның ситуацияне чик чараларга кадәр җиткермәскә тырышуларын да өстәде. «Без критик вазгыятькә китермичә, мөнәсәбәтләрне җайга салабыз. Нәкъ менә шуның өчен сөйләшүләр өстәле бар, аның артыннан килешергә кирәк», — диде Елена Кузьмичева.

    •Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.