Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәмгә ярты миллиард сум акча бүлеп бирәчәк

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 25 төбәктә түләүләрне башкару өчен өстәмә акча кирәклеген җиткергән.

(Казан, 5октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр хөкүмәттән ярдәм алачак. Россия Хөкүмәтенең бүгенге утырышында әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу булачак һәм бу максаттан ярты миллиард акча бүләчәк, дип җиткерә ТАСС Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән.

Россия Хөкүмәте башлыгы әлеге чараның 50 төбәктә баруын һәм анда ярдәмгә инде 16 млрд сум акча җибәрелүен җиткергән. Шулай да 25 төбәктә күп балалы гаиләләргә ярдәмкүрсәтү өчен өстәмә акча кирәклеген аңлаткан ул.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев әлеге чара балалар тууы артуга китерәчәк дип саный.

“Хөкүмәт карары проекты төбәкләрдә әлеге бурычны башкару өчен ярты миллиард сум өстәмә акча бүлүне күзаллый”, - дип билгеләп үткән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.