Киләсе елда тулай төбәк продукты -2,4, сәнәгатьтә җитештерү -2 процентка артыр дип көтелә

Министрлар Кабинетында республиканың 2010-2012 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары игълан ителде
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 8 аендагы макроикътисади күрсәткечләр сизелерлек үзгәрешләрне ачмаса да, тармакларга анализ, киеренке тенденцияне ачкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республика җитештерү системасының нигезен тәшкил итүче мөһим тармаклар позицияләрен һәм конкурентлыкка сәләтен сизелерлек төшергән. Бу, беренче чиратта, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерүгә, электр, машина җиһазлары җитештерү, агач эшкәртүгә кагыла. “Әгәр алга таба бу тенденция сакланып, җитди яңа программалар булмаса, бу тармакларның икътисадтагы роле сизелерлек кимүгә китерәчәк”, -ди министр.

Узган 8 ай нәтиҗәләре Татарстан икътисадында, Россия белән чагыштырганда, проблемалы ике юнәлешне ачыклаган. Аның берсе –сәнәгатьтә җитештерүгә, икенчесе - авыл хуҗалыгына кагыла. Авыл хуҗалыгында темпларның кимүенә табигый факторлар йогынты ясый. Ә сәнәгать структурасындагы тармаклар кризис йогынтысын көчлерәк сизгән. Икътисади мохиткә ясалган сыйфатлы анализ, кризиска кадәр чордагы дәрәҗәгә чыгуны тоткарлаучы факторларны ачкан. Банк кредитлары күләменең кимүе һәм акрынаюы, дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары арту, физик һәм юридик затларга төшкән тариф йөкләнеше әнә шулар. “Шуңа карамастан, бу ел ахырына ТР тулай төбәк продукты күләме 877 млрд. сум, сәнәгатьтә җитештерү күләме 750 млрд. сум булыр дип көтәбез”, -ди Марат Сафиуллин. Моңа өченче кварталдагы кайбер уңай динамика да өмет бирә. Авыл хуҗалыгында җитештерү күләме 128 млрд сум, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр - 240 млрд.сум күләмендә фаразлана.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган бүгенге утырышта республиканың 2010-2012 елларга социаль-үсеш фаразлары игълан ителде. 2010-2012 елларга ТР социаль–икътисади үсешнең төп фаразлары Россия икътисадының нигезенә ил Хөкүмәте тарафыннан салынган макроикътисади күрсәткечләргә таянып төзелгән. “Соңгы 5 елда республикага җәлеп ителгән һәм 2009 елда алынган инвестицияләр безгә 2010 елга беркадәр оптимистик карарга ярдәм итә”, - ди министр. Марат Сафиуллин яңгыраткан фаразларга караганда, киләсе елда тулай төбәк продукты 2,4 процентка, сәнәгатьтә җитештерү күләме -2, авыл хуҗалыгында җитештерү-4,7 процентка, транспорт өлкәсендә -2, ваклап сату әйләнеше- 3 процентка үсәргә тиеш. Инвестицияләр үсеше 1,7 процент күләмендә фаразлана. 2 млн.кв. м мәйданда торак сафка бастырылыр дип көтелә. Киләсе елга республикада уртача хезмәт хакы 16 280 сум, халыкның акча керемнәре 15 900 сум тәшкил итәр дип көтелә. “Әгәр без бу саннарга ел дәвамында якын килә алсак, Президент куйган бурычны үти алачакбыз”, -ди икътисад министры.