«Татинвестгражданпроект»: Татарстанда 1 сентябрьгә алты яңа мәктәп ачылачак

2010 елдан 2019 елга кадәр республикада 28,5 мең урынга исәпләнгән 62 яңа уку йорты ачылды.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 1 сентябрьгә алты яңа мәктәп ачылачак, аларның документларын «Татинвестгражданпроект» әзерләде. Бу хакта оешманың Instagram рәсми битендә хәбәр ителә.

Әлеге алты объект арасында Нәҗип Җиһанов урамындагы мәктәп тә бар, ул 1224 урынга исәпләнгән.

«Мәктәпләрдә эш график нигезендә бара һәм төзелешнең югары әзерлек дәрәҗәсендә», - дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

2010 елдан 2019 елга кадәр Татарстан Республикасында гомуми сыйдырышлыгы 28,5 мең урынга якын булган 62 яңа уку йорты ачылды.

Элегрәк «Татар-информ» быел Татарстан Республикасында 13 мәктәпне тапшыру планлаштырылганын, шуларның сигезе яңа уку елы башлануга ук ишекләрен ачачагын хәбәр иткән иде.