news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү тәмамланды

15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы корпус 232 койкага исәпләнгән.

Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү тәмамланды

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү өчен Татарстан төзүчеләренә нәкъ 100 көн кирәк булды. Бүген подрядчы бинаның техник документация таләпләренә туры килүе турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсен алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген „Ак Таш“ компаниясе җитәкчесе Республика йогышлы авырулар хастаханәсен төзүнең тулысынча тәмамлануы турында рапорт бирде. Хәзер монда медицина җиһазлары, мебель куела һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Барлык документлар да тапшырылды. Якын көннәрдә файдалануга тапшыру акты тәкъдим ителәчәк, хастаханә ачылышы көтелә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү 2020 елның язында башланды. 15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы корпус 232 койкага исәпләнгән. 2020 елның июлендә төзелеш мәйданчыгында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин булды, ул төзелеш оешмаларының эшен технологияләрнең һәм эш процессларын оптимальләштерүнең үрнәк берләшмәсе дип атады. РФ Хөкүмәте башлыгы илнең башка төбәкләренә хастаханә төзелешен үрнәк итеп алырга тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100