"Татнефть" АЗ серияле облигацияләр буенча өченче купонны түләде

"Татнефть" АЗ серияле облигацияләр буенча өченче купонны түләде

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Тимур Циунчук). "Татнефть" компаниясе агымдагы елның 1 июлендә АЗ серияле җәмгыять облигацияләре буенча купон керемен түләде. Облигация ияләренә өченче купон периодына еллык 12 процент күләмендә керем түләнгән, дип әйтелә компаниянең бүгенге хәбәрендә. Купон буенча түләүнең гомуми суммасы 90,24 миллион сум тәшкил иткән.

Бер облигациягә җыелган купон кереме 60 сум 16 тиен тәшкил итә. Искә төшереп үтәбез, бу сериядә чыгарылган облигацияләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Кәгазьләрнең әйләнештә булу вакыты - 3 ел, алар буенча купон периоды 6 ай тәшкил итә.