Иран "КамАЗ" АҖ белән үз илләрендә автомобиль җыю производствосы оештыру турында килешү төзергә планлаштыра

Иран "КамАЗ" АҖ белән үз илләрендә автомобиль җыю производствосы оештыру турында килешү төзергә планлаштыра

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Игорь Черепанов). Иран Республикасының "Ракш Ходро Дизель" компаниясе президенты Мир Аболфазл Сабети җитәкчелегендә делегация "КамАЗ" АҖ белән үз илләрендә автомобиль җыю производствосы оештыру турында сөйләшүләр алып барырга килде.

Чит ил кунакларын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов кабул итте.

Х. Салихов очрашу тәмамлангач, журналистларга биргән интервьюсында Иранда лицензияләнгән "КамАЗ" чыгару "Татарстан өчен бик яхшы проект" булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу идея узган ел, бу илгә ТР хөкүмәте делегациясенең визиты вакытында Көнчыгыш Әзербәйҗан белән хезмәттәшлек итү турында беркетмәгә кул куелгач туган.

Компания Казанга килгәнче зур әзерлек эшләре алып барган: "КамАЗ" дистрибьюторы буларак теркәлгән, производствоны оештыру өчен 10 гектардан артык җир алган, үзендә дилерлык челтәрен актив җәелдерә. "Ракш Ходро Дизель" автогигантның партнеры булу, булмавы Чаллыда "КамАЗ" АҖ җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып баргач, якындагы биш көн дәвамында билгеле булачак. Бер караганда, компания карт-бланш алды: Хөкүмәт башлыгы проектка теләктәшлек итү турында карар әзерләде. М.А. Сабети "КамАЗ" брэндының Иран базарында танылуын хәбәр итте. Аның фикеренчә, килешү төзелгән очракта җиһазларны монтажлау һәм аны эшләтә башлау өч ай тирәсе вакыт алачак. Иранлылар беренчел этапта ел саен меңгә якын йөк машинасы чыгарырга планлаштыра. Әмма якындагы биш елда аларның производствосын биш тапкыр арттырырга планлаштырыла. Компания президенты "Хөкүмәт башлыгы белән очрашу Татарстан мондый партнерлыкка ия булуына ышандырды", дип саный. "Сезнең республика белән Иран арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Безнең арадагы хезмәттәшлек башка юнәлештә дә үсеш алыр, дип ышанабыз", - диде М.А. Сабети.