Петербург икътисади форумында Согуд Гарәбстаны белән килешү төзелде

Камил Исхаков гарәпләр белән ике арадагы хезмәттәшлек уңышлы булыр, дип белдерде
(Санкт-Петербург, 5 июнь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). XIII халыкара Петербург икътисади форумы бик җитди башланды. Ачыклап әйткәндә, дөньякүләм чара барган "Ленэкспо" күргәзмәләр үзәге берничә павильоны эшлекле сөйләшүләр мәйданына әйләнде. Берничә җитди килешү төзелде. Русия-Гарәп эш шурасы 4 нче павильонда узды. Сөйләшүләр Санкт-Петербург сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Меморандумга кул кую белән тәмамланды. Бу чара форумда катнашучылар һәм матбугат вәкилләре арасында зур кызыксыну тудырды. “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына биргән җавабында Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәре Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы РФ даими вәкиле Камил Исхаков бу кызыксынуны шулай аңлатты. Моңа кадәр гарәп дөньясы бездән ерак иде. Гарәпләр безнең илдәге мондый зур чарада беренче тапкыр катнаша. Ике араны якынайту буенча тәүге адым ясалды. Уңышлы булырмы ул? Хәзергә фараз итү авырырак, әмма уңай нәтиҗәсе булмый калмас, дип өметләнәбез, диде Камил Шамил улы безгә саф татар телендә биргән җавабында.