ХIII Халыкара Петербург икътисади форумы эшкуарларга ышана

Бу хакта РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина ачык әйтте
(Санкт-Петербург, 5 июнь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). ХIII Халыкара Петербург икътисадый форумы эш башлаган тәүге көндә Русия Федерациясе икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина белән Санкт-Петербург Хакимияте губернаторы Валентина Матвиенко арасында Килешүгә кул куелды. Шушы килешү нигезендә Мәскәү урта һәм кече эшкуарлыкны күтәрүдә төньяк башкалага ярдәм кулы сузачак. Ә ни өчен Санкт-Петербургка? Чөнки шушы матди ярдәмне алу мөмкинлеге өчен оештырылган махсус икътисади бәйгедә петербурглылар җиңеп чыккан. Дөрестән дә, эшкуарлыкны үстерү өчен Санкт-Петербургта шартлар күбрәк. Килешүгә кул куйганнан соң, Эльвира Сахибзадә кызы һәм Валентина Ивановна журналистлар алдында кыска гына чыгыш ясадылар. Нәбиуллина үткәрелгән җитди ярыш шартлары хакында, Матвиенко башкарылачак эшләр хакында сөйләде. Шушы уңайдан, милләттәшебез Уфада туып үскән татар кызы Эльвира Нәбиуллинаның шәхеснамәсенә күз салу да урынлы булыр дип уйлыйбыз. Министр ханым 1963 елда Уфада туган. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. Икътисадчы. 1992-1994 елларда икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге дирекциясендә эшли. 1997 елда икътисад министры урынбасары, бер елдан Промторгбанк идарәсе рәисе. Аннары Стратегик эшләнмәләр үзәге вице-президенты, икътисади үсеш һәм сәүдә министры беренче урынбасары. 2003 елда Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты, 2007 елдан икътисади үсеш министры. Тормышта. Ире Ярослав Кузьмин Югары икътисад мәктәбе ректоры, улы студент, социолог булырга җыена.