Апрельдә уртача хезмәт хакы күләме, узган елның шул чорына караганда, 3,5 процентка арткан

Реаль хезмәт хакы күләме, узган елның шул чоры күрсәткеченең 93,3 процентын тәшкил итә
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның апрелендә республика предприятие-оешмалары хезмәткәрләренең уртача эш хакы күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 3,5 процентка, агымдагы елның мартына караганда – 2,6 процентка арткан. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, апрель аенда аның күләме 14 802 сум тәшкил иткән.

Товарлар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алганда, 2009 елның апрелендә предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең реаль хезмәт хакы күләме, узган елның шул чоры күрсәткеченең 93,3 процентын, ә агымдагы елның март аендагы хезмәт хакы дәрәҗәсе белән чагыштырганда 101,5 процент тәшкил итә. Агымдагы елның беренче 4 аендагы реаль хезмәт хакы күләме, узган елның шул чоры күрсәткеченең 94,3 процентын бирә.