“Алабуга” махсус икътисади зонасында инвестиция семинары уза

Бүген “Алабуга” МИЗда “Махсус икътисади зоналар – төбәкләр үсешенең нәтиҗәле коралы” исемле инвестиция семинары үткәрелә.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Махсус икътисади зоналар – төбәкләр үсешенең нәтиҗәле коралы” исемле инвестиция семинары үткәрелә.
Аның эшендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлык вәкилләре, кайбер чит ил илчелекләренең коммерция бүлекләре җитәкчеләре һәм илчеләре, “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары, чит илләр һәм Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре, төбәк һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре, Россия һәм халыкара инвестиция һәм консалтинг агентлыклары белгечләре катнаша.
Семинарның төп максаты – профессиональ бергәлекне Россия Федерациясе территориясендә махсус икътисади зоналарны үстерү белән бәйле киң даирә мәсьәләләр турында фикер алышуга җәлеп итү.
Семинарда Россия икътисадының хәзерге үсеш тенденцияләре, махсус икътисади зоналарның инвестиция потенциалы һәм аларны үстерү перспективалары, кадрлар белән тәэмин итү һәм профессиональ белем бирү, транспорт-логистика инфраструктурасы, шулай ук Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч Россия икътисадының яңа шартларында махсус икътисади зоналарны үстерү мәсьәләләре каралачак.
Семинарны махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР территориаль идарәсе оештыра. Семинарның партнерлары – “Алабуга” МИЗ резиденты «Rockwool International» компаниясе, шулай ук әйдәп баручы халыкара консалтинг компанияләреңне берсе булган «PricewaterhouseCoopers».