Россия Банкы Спурт Банкын тикшерү төгәлләнүен хәбәр итте

Регулятор тикшерү нәтиҗәләренең банк күзәтчелеген башкарганда кулланачакларын җиткерде.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Россия Үзәк Банкы Спурт Банкын тикшерү төгәлләнүен хәбәр итте. Бу хакта регуляторның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җиткерелгән мәгълүматка караганда, тикшерү 4 майда төгәлләнгән, әмма аның нәтиҗәләре әлегә хәбәр ителми. Регулятор тикшерү нәтиҗәләренең кредит оешмасында банк күзәтчелеген башкарганда кулланачакларын билгеләп үткән.

Искәртеп үтик, 2017 елның 28 апрелендә Россия Банкы Спурт Банкына вакытлы хакимият кертте, шулай ук кредиторлар таләбен канәгатьләндереп, мораторий игълан итте.