Роберт Мусинны медицина тикшерүенә җибәрү турындагы мәсьәлә карала

Татфондбанкның элеккеге башлыгы сәламәтлегенә зарлана, шул сәбәпле стационарга медицина тикшерүе үтәргә җибәрелергә мөмкин.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). "Татфондбанк" ҖАҖ элеккеге идарә рәисе Роберт Мусин стационарга медицина тикшерүе үтәргә җибәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең  матбугат хезмәте.

Әлеге оешма вәкиле сүзләренчә, хәзер стационар шартларда медицина тикшерүләре үткәрү турында мәсьәлә хәл ителә. Шул ук вакытта ТФБ экс-башлыгының нидән зарланганы әйтелми.

Исегезгә төшерәбез, 11 апрельдә Казанның Идел буе районы суды Татфондбанкның элекке башлыгы Роберт Мусинның арестын 16 июльгә чаклы озынайтты. Аңа карата “зур суммада урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.