Татарстанга мәшгульлек өлкәсендә чаралар күрү өчен 299,4 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән

Бары тик берничә төбәккә бу максатларга 1 млрд сумнан артык акча бүленгән

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасына халык мәшгульлек өлкәсендә чаралар күрү өчен 299,4 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән карарда әйтелгән.
Документ нигезендә 2016 елда федераль бюджеттан Башкортстан, Мордовия, Татарстан (299,4 млн сум), Удмуртия Республикасы, Брянск, Владимир, Кемерово, Киров, Псков, Самара һәм Тамбов өлкәләре бюджетларына хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чаралар күрү өчен 1,06 млрд сум күләмендә субсидия билгеләнгән.
Бу карар 2016 елда эштән азат ителү рискына эләккән 34,7 мең хезмәткәрнең һәм эш эзләүче гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирә, дип ышаналар РФ Хөкүмәтендә.