Татарстан таможнясы 1 айда федераль бюджетны 2,5 млрд. сумга баеткан

Ел башыннан алып Татарстан таможнясы дәүләт казнасына 8 млрд. 126, 5 млн. сумнан артык акча күчергән

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2016 елның апреленнән Татарстан таможнясы федераль бюджетка 2 млрд 450 млн. 66 мең сум юнәлдергән.
Аларның 14 мең сумын чыгару пошлинасы тәшкил иткән, импорт буенча түләүләр - 2 млрд. 408 млн. 656 мең сум, таможня җыелмасы - 15 млн. 590 мең сум, утилизация җыелмасы - 24 млн. 953 сум, штрафлар - 502 мең сум, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.

Ел башыннан алып Татарстан таможнясы дәүләт казнасына 8 млрд. 126 млн. 524 мең сумнан артык акча күчергән.