Илдар Халиков Татарстанда инвестицион климатны яхшырту буенча яңа Проект офисына җитәкчелек итәчәк

Республикада инвестицион климатны яхшырту буенча яңа орган гамәлгә куела

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда инвестицион климатны яхшырту һәм РФ субъектларында инвестицион климат хәләте илкүләм рейтингының иң яхшы гамәлләрне кертү буенча яңа Проект офисы гамәлгә куела. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 4 маенда имзаланган карарында белдерелә.

Татарстанда инвестицион климатны яхшырту буенча яңа Проект офисы даими гамәлдә булган ведомствоара коллегиаль орган булачак, аның эшчәнлеге эшмәкәрлек эшен алып бару өчен имин шартлар булдыруга һәм республикада Россия төбәкләрендәге инвестицион климат хәләте илкүләм рейтингының иң яхшы гамәлләрне кертүгә юнәлдерелгән.

Проект офисына ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелек итәчәк, аның урынбасары итеп ТР икътисад министры Артем Здунов билгеләнгән, секретаре - ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов.

Яңа орган карарлары тәкъдим итү характерында булачак.