Минскида "МАЗ" белән "КАМАЗ" вәкилләре берләшү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барачак

"Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясе Белоруссиягә “МАЗ”ның 100 процент акцияләрен “КАМАЗ”дагы өлешкә алмаштырырга рәсми рәвештә тәкъдим итте

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген “Мински автомобиль заводы” белән “КАМАЗ” җитәкчеләре берләшү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барачак.
Минскида эшче төркемнең беренче утырышы узачак, дип белдерделәр ИТАР-ТАССка Белоруссия предприятиесе матбугат хезмәтендә. “КАМАЗ” делегациясе Минскига генераль директор Сергей Когогин җитәкчелегендә барачак. Белоруссия ягыннан сөйләшүләрдә “МАЗ” генераль директоры Александр Боровский, шулай ук хөкүмәт һәм тармак министрлыклары вәкилләре катнашачак.
"Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясе Белоруссиягә “МАЗ”ның 100 процент акцияләрен “КАМАЗ”дагы өлешкә алмаштырырга рәсми рәвештә тәкъдим итте. Апрельдә Белоруссиянең сәнәгать министрлыгында сөйләшүләрдә әлегә уңай җавап булмаган, чөнки Белоруссия ягын Россия партнерлары шарты канәгатьләндерми.
Элек Белоруссия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Владимир Семашко Белоруссия "Ростехнологияләр"нең “КАМАЗ” белән “МАЗ” активы базасында"РОСБЕЛАВТО" холдингын булдыру тәкъдимен каравын белдерде. Аның сүзләренә караганда, Белоруссия “МАЗ”ның 49 процент тирәсе акциясен генә бирергә ниятли.
“КАМАЗ”ның төп акционеры 49,9 процент өлешкә ия "Ростехнологияләр", "Тройка Диалог" инвестиция компаниясенә 27,26 процент акция туры килә, "Даймлер" концернына - 11 процент, Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкына - 4 процент.
"МАЗ" 100 процент дәүләтнеке санала.